Яр Чаллы “Кояшкай” мөмкинлекләре чикләнгән балаларны һәм яшүсмерләрне тернәкләндерү үзәге Дәүләт автономияле социаль хезмәт күрсәтү учреждениясенә 16нчы мартта СО НКО «Инклюзивная среда» волонтерлары кунакка килделәр.
Алар инвалид балалар өчен бик күңелле “Безнең тизрәк көчле һәм батыр буласыбыз килә!” исемле спорт программасы оештырдылар. Балалар һәм аларның ата-аналары белән уеннар, ярышлар уздырдылар. Һәр бала ярышларда катнашкан өчен бүләккә лаек булды.