«Язгы игелек атнасы "игелекле эшләр эстафетасы» акциясе кысаларында Апас «Рассвет» үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре Аграр көллияте волонтерлары белән берлектә Бөек Ватан сугышы ветераннарына һәм өлкән яшьтәге гражданнарга ярдәм күрсәтте.
Чараның максаты - үсеп килүче буында өлкәннәргә карата хөрмәт тәрбияләү.
«Өлкәннәр арасында төрле язмышлы кешеләр бар, җылы сүзләр әйтү - менә һәрберебезнең изге бурычы», - ди социаль педагог Резеда Шамилова.