"Умырзая" үзәге карамагындагылар авыл хуҗалыгы техникумында булдылар

2018 елның 19 марты, дүшәмбе

Минзәлә халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре «Умырзая» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге карамагындагылар өчен Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумына экскурсия оештырды.

Техникум укытучылары танышу әңгәмәсе үткәрде, балалар техникум музее, спорт залы, кабинетлары, китапханәсендә булды.

Экскурсия вакытында барлык балалар да актив катнаштылар, сораулар бирде, уку материаллары һәм тренажерлар белән танышты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International