«Язгы игелек атнасы» акциясе кысаларында Кукмара «Милосердие» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә бәйрәм чарасы узды.
Чараның максаты – яшь буында әхлакый сыйфатлар формалаштыру, балаларда игелек хисләре тәрбияләү.
Үзәк карамагындагы балалар концерт программасы әзерләде. Балалар чын күңелдән җырлар җырладылар, шигырьләр сөйләделәр, биюләр башкардылар, уеннарда-викториналарда катнаштылар.