Узган җомгада, 16 март көнне, халыкны эш белән тәэмин итү хезмәте белгече «Әлмәт ремонт-төзелеш идарәсе» ҖЧҖ эштән азат ителүче хезмәткәрләре белән очрашу үткәрде.
Хезмәткәрләргә штатны кыскарту сәбәпле эштән азат ителгән гражданнарга гарантияләр һәм компенсацияләр өлешендә хезмәт хокукы нормалары аңлатылды.
Шулай ук халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгече халыкны эш белән тәэмин итү хезмәтетарафыннан күрсәтелә торган дәүләт һәм муниципаль хезмәтләре турында сөйләде.
Консультация 16 предприятие эшчесенә күрсәтелде.