Республиканың ике предприятиясе хезмәт хакы бурычын кайтарды

2018 елның 19 марты, дүшәмбе

Халыкның тормыш дәрәҗәсен арттыру, хезмәт, чит ил хезмәткәрләрен җәлеп итү мәсьәләләре буенча Республика комиссиясе катнашлыгы ярдәмендә эш бирүчеләр хезмәткәрләренә бурычларын кайтаруын дәвам итә.

Шулай итеп, Зәй районы «ПСФ «Гидромонтаж» ҖЧҖ 79 хезмәткәренә 258 мең сум күләмендә хезмәт хакы бурычын кайтарды. Моннан тыш, Биектау районы «ИХК «Татгазинвест» ЯАҖ 13 хезмәткәренә 1011 мед сумлык бурычын түләде.

Билгеләп үтик, вакытында хезмәт хакы түләмәүче оешмалар белән эшчәнлек дәвам итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International