«Өмет» үзәге карамагындагыга 90 яшь тулды

2018 елның 19 марты, дүшәмбе

Кичә, 18 нче мартта «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре өйдә социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе карамагындагыны Алан-Бәксәр авыл җирлегендә яшәүче Екатерина Федорованы 90 яшьлек юбилее белән котладылар.

Юбилярны котларга Биектау муниципаль районы башлыгы Р. Кәлимуллин, «Казан Кремле» музей-тыюлыгы директоры, «Татарстан Хатын-кызлары» иҗтимагый оешмасы рәисе З. Вәлиева, Алан-Бәксәр авыл җирлеге башлыгы З. Гарифуллина, шулай ук «Өмет» үзәге директоры Р. Газизов килде.

Кунаклар юбилярга чәчәк бәйләме һәм бүләкләр тапшырдылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International