«Веста» үзәге карамагындагылар туган якны өйрәнү музеенда булды

2018 елның 16 марты, җомга

«Язгы игелек атнасы " игелекле эшләр эстафетасы» акциясе кысаларында Түбән Кама «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәге социаль педагогы Ольга Плаксина социаль ярдәм алучы 13 бала өчен туган якны өйрәнү музеена экскурсия оештырды.

Музейда балалар бик күп кызыклы экспонатлар күрде. Малайлар һәм кызлар зур кызыксыну белән нумизматика почмагында борынгы тәңкәләрне карады. Экскурсовод Кама Аланы килеп чыгу тарихы турында сөйләде.

Ахырда балалар кызыклы экскурсия өчен рәхмәт белдерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International