Шугуровский урта гомуми белем бирү мәктәбендә Лениногорск «Исток-Башлангыч» үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе социаль эш буенча белгече хокукый дәрес үткәрде.
Чараның максаты булып балигъ булмаганнарны куркынычсызлык кагыйдәләренә өйрәтү торды.
Югалган очракта кемгә мөрәҗәгать итәргә?, Социаль челтәрләрдә үзеңне ничек тотарга?, Бу һәм башка сорауларга балалар җаваплар алдылар.
Чара ахырында катнашучыларга хокукый тема буенча буклетлар өләшенде.