Балигъ булмаганнарны патриотик тәрбияләү буенча эше кысаларында Түбән Кама «Веста» үзәге социаль эш буенча белгече Алия Малякова №1 социаль участогында дәрес үткәрде.
Чарада социаль ярдәм алучы 18 балигъ булмаган бала катнашты.
Дәрес башында балалар РФ гербы турында сөйләштеләр. Алга таба белгеч балаларны флаг тарихы белән таныштырды.
Ахырда балалар дәүләт символына зыян салган очракта кешеләр нинди җаваплылык тотуы турында белде.