«Балкыш» үзәге социаль-тернәкләндерү бүлекчәсендә Язгы игелек атнасы

2018 елның 16 марты, җомга

12-16 март көннәрендә Чистай районы «Балкыш» комплекслы үзәгенең социаль-тернәкләндерү бүлеге белгечләре Язгы игелек атнасы кысаларында бәйрәм чаралары оештырды. Атна дәвамында бүлектә төрле юнәлештәге чаралар узды.

Шулай итеп, «Восток» мәдәни үзәге хезмәткәрләре һәм 2-нче номерлы гимназия укучылары һәм укытучылары тернәкләнү курсы узучылар өчен концерт программалары оештырды.

Шулай ук атна дәвамында социаль хезмәт алучылар трудотерапия дәресендә шөгыльләнде, үзләренең якыннары өчен бүләкләр әзерләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International