«Язгы игелек атнасы» акциясе кысаларында мастер-класс

2018 елның 16 марты, җомга

«Язгы игелек атнасы» акциясе кысаларында Яр Чаллы шәһәре “Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү   үзәгендә хезмәт буенча инструктор Суфьянова З.Ф. социаль хезмәт  алучылар өчен «Хризантема”  чәчәге ясау буенча мастер – класс үткәрде.

     Чараның максаты – чәчәк ясау ярдәмендә бәйрәм кәефе булдыру иде.

     Хризантема чәчәге йортка сәламәтлек һәм озын гомер китерә диләр. Хризантема  букеты символик мәгънәгә ия һәм тугрылык, оптимизм, бәхет һәм озын гомер теләкләрен белдерә.

   Белгеч,   кәгазь техникасы белән эшләү  кешеләрнең иҗади сәләтен үстерүен, хәтер, игътибарын арттыруына тукталып узды.

Чарада катнашучылар «Хризантема» чәчәге ясау дәверендә үзләренә күңел тынычлыгы, рухи байлык, күтәренке кәеф алдылар.

   Чарада 8 кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International