“Кояшкай” үзәгендә күңел ачу чарасы

2018 елның 16 марты, җомга

Яр Чаллы “Кояшкай” мөмкинлекләре чикләнгән балаларны һәм яшүсмерләрне тернәкләндерү үзәге Дәүләт автономияле социаль хезмәт күрсәтү учреждениясенә 15нче мартта  Яр Чаллы педагогия көллияте музыка бүлеге  студентлары кунакка бардылар.

Алар инвалид балалар өчен бик күңелле концерт программасы оештырдылар. Балалар һәм аларның ата-аналары белән уеннар, ярышлар уздырдылар. Музыкантларга рәхмәтләрен белдереп, аларны көчле алкышлар белән озаттылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International