Әлмәт мәшгульлек үзәге белгечләре инвалидларны эшкә урнаштыру өчен дәүләт хисабына җиһазландырылган эш урыннарын тикшерү максаты белән эш бирүчеләрне тикшерә.
Бүгенге көндә актуаль булып 18 эш урыны тора. Бу инвалидларны эшкә урнаштыру өчен килешү кысаларында җиһазланган эш урыннары.Сүз уңаеннан, бер эш урыны өчен компенсация күләме 72 690 сумны тәшкил итә
Кагыйдә буларак, инвалидлыгы булган гражданнарны эшкә сакчы, вахтер сыйфатында кабул итәләр, эш урыннарын видеокүзәтү системасы белән тә\эмин итәләр.
Әлмәт халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләренең тикшерүләре 26 мартка кадәр дәвам итәчәк.