Яр Чаллы “Кояшкай” үзәге карамагындагылар сәнгать мәктәбендә булдылар

2018 елның 15 марты, пәнҗешәмбе

Яр Чаллы “Кояшкай” мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләрне тернәкләндерү үзәге Дәүләт автономияле социаль хезмәт күрсәтү учреждениясе инвалид балалары 14нче мартта  1нче рәсем мәктәбенә кунакка бардылар. Алар  өчен мәктәпнең кабинетлары һәм күргәзмәләре буенча экскурсия оештырылды. Аннары Эльмира Ислямовна акварель белән рәсем ясау буенча мастер-класс күрсәтте. Балалар үз эшләреннән бик канәгать калдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International