Шушы көннәрдә Алабуга халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең Мобиль офисы Бехтерево авылы мәктәбендә булып кайтты. Һөнәри юнәлеш бирү буенча дәүләт хезмәте 9-11 сыйныфның 15 укучысына күрсәтелде.
Халыкны эш белән тәэмин итү хезмәте белгечләре тестлар язу үткәрде. Һәр укучы һөнәри юнәлеш бирү буенча индивидуаль консультация алды.
Ел дәвамында халыкны эш белән тәэмин итү хезмәте белгечләре һөнәри юнәлеш бирү хезмәтләре күрсәтү өчен шәһәр һәм район мәктәпләренә чыга.