Лениногорск мәшгульлек үзәге Лениногорск шәһәре мәгариф Идарәсе белән берлектә вакантлы уку урыннары ярминкәсе үткәрде.
Чарада 9 мәгариф учреждениеләре, шуларның 7се урта һөнәри белем бирү учреждениеләре (Лениногорск политехника көллияте, Лениногорск нефть техникумы, Лениногорск музыкаль-сәнгать педагогика көллияте, Бөгелмә аграр көллияте, Бөгелмә медицина училищесы, Бөгелмә төзелеш-техник көллияте, Әлмәт сәүдә-икътисад техникумы), 2 – югары һөнәри белем бирү (КАИ, Россия дәүләт гадел хөкем университеты).
Барлыгы чарага Лениногорск районы һәм Лениногорск шәһәренең 600 мәктәп укучысы килде.