2018 елның 5 мартында Зәй муницпаль районы "Шатлык" халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәге хезмәткәрләре "Салават күпере" балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар белән берлектә 8 март Халыкара хатын-кызлар бәйрәме уңаеннан Романова Валентина Ивановнаны өенә барып зурладылар.
Балалар башкаруындагы дәртле биюләр, матур эчтәлекле жырлар, шигырьләр ялгыз яшәүче пенсионер хөрмәтенә әзерләнгән ин матур буләкләрнең берсе булды.
Ә инде нәниләрнең үз куллары белән, күңел җылысын биреп эшләгән открытка бүләк итүләре Валентина Михайловнаны аеруча сөендерде.