Кукмара «Милосердие» тернәкләндерү үзәге дәвалау физик культурасы инструкторы Гөлчәчәк Шакирҗанова мөмкинлекләре чикләнгән бала янына өенә барды.
Визит "Яхшылык Шәһәре" проектын гамәлгә ашыру кысаларында оештырылды.
Бала белән бергә Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган кул эшләнмәсе ясалды.
Бала һәм аның әнисе бик канәгать калды.