Бүген Әлмәт мәшгульлек үзәге директоры Минсәгыйт Насертдинов Әлмәт муниципаль районы башлыгы Айрат Хәйруллин рәислегендә узган "эшлекле дүшәмбе" киңәшмәсендә чыгыш ясады.
Шәһәр активы игътибарына яшьләргә һөнәри өйрәтү һәм һөнәри юнәлеш бирү эше буенча мәгълүмат җиткерелде.
Мөмкинлекләре чикләнгән балаларга һөнәри юнәлеш бирү максатыннан 2017-2018 елларга яшь инвалидларны эшкә урнаштыру һәм һөнәри юнәлеш бирү чаралар Планы расланды.