Аксубай «Хыял» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында «Мастерок» түгәрәге эшен актив дәвам итә. Балалар зур кызыксыну белән агач остаханәсенә йөри.
Агач белән эшләү, аны эшкәртү, кисү, яндырып рәсемнәр ясау балаларның сәнгати-иҗади сәләтен үстерә. Моннан тыш, балалар игътибарлы булырга өйрәнә.