Азнакайда вакантлы эш урыннары ярминкәсенә йомгак ясалды

2018 елның 1 марты, пәнҗешәмбе

Буген, ягъни 2018нче елның 1нче март көнендә Азнакай шәһәре яшьләр үзәгендә  “Белем.  Карера – 2018”  исеме астында уку урыннары ярминкәсе булып узды. Ярминкәдә барлыгы  Татарстан Республикасының 15  уку йорты катнашты.

   Ярминкәдә катнашучылар алдында Азнакай муниципаль районы башлыгы М.Шайдуллин чыгыш ясады. Шулай ук әлеге чарада социаль мәсьәләләр буенча район башлыгы урынбасары Д.Гыйләҗев, Азнакай муниципаль районы башкарма комитеты мәгариф идарәсе җитәкчесе А.Рахманов, мәшгульлек үзәге директоры  Л.Гафиева, ЧОУ ДПО “ЦПК-Татнефть” директоры Ю.Понамарев катнашты.

 Ярминкәдә уку йортлары тарафыннан төрле күргәзмәләр, видеоматериаллар тәкъдим ителде. Укучылар уку йортларына керү тәртибе, андагы  уку шартлары, һөнәри юнәлешләр  белән таныша алдылар.

  Теләге булганнар  мәшульлек үзәгенең мобиль офисында һөнәри юнәлеш бирү тестлары үтә алдылар. Ярминкәдә барлыгы   шәһәр һәм районыбызның 9-11 сыйныфларында белем алучы 800 укучы катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International