Халыкның тормыш дәрәҗәсен арттыру, хезмәт, чит ил хезмәткәрләрен җәлеп итү мәсьәләләре буенча Республика комиссиясе катнашлыгы ярдәмендә эш бирүчеләр хезмәткәрләренә бурычларын кайтаруын дәвам итә.
Шулай итеп, «Квинта-Петролеум» ҖЧҖ 45 хезмәткәренә 4867,8 мең сум күләмендә хезмәт хакы бурычын кайтарды. Шулай ук, «МонтажСпецСтрой» ҖЧҖ 10 хезмәткәренә 400 мең сумлык бурычын түләде.
Билгеләп үтик, вакытында хезмәт хакы түләмәүче оешмалар белән эшчәнлек дәвам итәчәк.