Бөгелмәдә мөмкинлекләре чикләнгән гражданнарны эшкә урнаштыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар

2018 елның 1 марты, пәнҗешәмбе

Кичә Бөгелмә эш белән тәэмин итү үзәгендә киңәшмә узды, биредә предприятиеләрдә инвалидлар өчен эш урыннарын саклау өчен Татарстан Республикасы бюджетыннан субсидияләр бирүгә үзгәрешләр кертү мәсьәләләре каралды.

Чарада Бөгелмә шәһәре “Бөтенроссия инвалидлар җәмгыяте” Җәмәгать оешмасы рәисе Илдар Хаков катнашты.

Киңәшмәдә шулай ук мәшгуль булмаган инвалидларны эшкә урнаштыру программасы буенча мәсьәләләр каралды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International