7 мартта Түбән Кама эш белән тәэмин итү үзәгендә хатын-кызлар өчен махсус вакантлы эш урыннары ярминкәсе узачак.
Биредә инженер–лаборант, бухгалтер, ), медицина дезинфекторы, санитар-химия лабораториясенә химик-эксперты, лаборант, гомуми гигиена буенча табиб, табиб-эпидемиолог, тәрбияче, шәфкать туташы, кече тәрбияче, урам себерүче кебек вакансияләр тәкъдим ителәчәк.
Чара 10.00 сәгатьтә, Түбән Кама ш., ур. Бызова, 20а адресы буенча узачак.
Белешмәләр өчен телефон: 8(8555)42-68-00.