Яр Чаллы «Ышаныч» үзәге бүләк алды

2018 елның 27 феврале, сишәмбе

Яр Чаллы «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә балалар өчен уен бүлмәсе ачу тантанасы булып узды. Әлеге бүлмәне шәһәрнең төрле оешмалар җитәкчеләре, шәхси эшмәкәрләр булдырды.

«Балалар өчен уен бүлмәсе» проектын булдыру буенча инициатив төркем рәисе Альбина Гареева сүзләренә караганда, аны булдыруда 500дән артык кеше катнашты. Нәтиҗәдә холлга косметик ремонт ясалды, уңайлы һәм заманча җиһазлар сатып алынды, төрле яшьтәге балалар өчен уен җиһазлары булдырылды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International