"Тәтеш балкышы" карамагындагыларны бәйрәм белән котладылар

2018 елның 26 феврале, дүшәмбе

Ватанны саклаучылар Көне алдыннан «Тәтеш балкышы» комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәтләр күрсәтү бүлекчәсе белгечләре волонтерлар белән берлектә «Кайгырту» дигән акция оештырды.

Акциянең максаты – социаль хезмәтләрдән файдаланучы ир-атларны бәйрәм белән котлау.

Укучылар һәм студентлар үз куллары белән ясалган бәйрәм открыткалары һәм бүләкләр тапшырдылар, аларга нык сәламәтлек, кәеф күтәренкелеге һәм иминлек теләделәр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International