«Тылсым» үзәгендә концерт

2018 елның 20 феврале, сишәмбе

Шушы көннәрдә Кукмара «Тылсым» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль-тернәкләндерү бүлегендә өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидлар өчен концерт оештырылды.

Әлеге чараның инициаторы булып «Рябинушка» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр торды.

«Концерт бик күңелле узды, безнең карамактагы балалар бик канәгать һәм рәхмәтле калды», - дип билгеләп үтә бүлек белгечләре.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International