Түбән Кама “Балкыш” балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр шәһәр Яшьләр китапханәсендә булдылар.
Китапханә хезмәткәрләре китапханәгә нигә китап бүләк итү кирәклеге турында сөйләде. Балалар беренче чиратта китаплар белән танышты.
«Китап – ул рухи кыйммәткә ия, һәм мондый акцияләрдә катнашып, без тәрбияләнүчеләрне әдәпкә өйрәтәбез», - дип уртаклашты приют тәрбиячеләре Ираида Мадиярова һәм Вера Боллих.