Узган җомгада Чистай «Юлдаш» өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында кыш озату кичәсен билгеләп үттеләр. Май чабу атналыгы зур бәйрәм белән тәмамланды.
Традиция буенча Май чабу атнасы ахырында «Здравушка» балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Киң Масленица» дигән чара узды. Балалар ата-аналары белән бергә күңелле уеннарда катнашты, милли гореф-гадәтләр һәм традицияләр белән танышты.
Шундый ук чаралар Аксубай«Хыял» социаль приютында, Лениногорск «Башлангыч» социаль хезмәтләр күрсәтү үзәгендә дә узды.
Шулай ук, Май чабу атнасында Минзәлә халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгенең социаль хезмәткәре Татьяна Жирнова мәдәният Йорты хезмәткәрләре белән берлектә Николаевка авылында авылы халкы өчен бәйрәм оештырды.