Буа "Гармония" үзәге белгечләре мөмкинлекләре чикләнгән балаларда табигатькә мәхәббәт уята

2018 елның 20 феврале, сишәмбе

Буа «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре «Преодоление» клубы әгъзалары өчен гадәти булмаган дәрес оештырды.

Дәрес “Кышкы вакытта җәнлекләргә ничек ярдәм итәргә?” дип аталды. Физик мөмкинлекләре чикле балалар кабинеттан чыкмыйча, кышкы урманга сәяхәт кылды.

Сәяхәт барышында балалар үз куллары белән кошлар өчен җимлекләр ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International