Шушы көннәрдә Яшел Үзән халыкны эш белән тәэмин итү үзәге вакантлы эш һәм уку урыннары ярминкәсе уздырды.
Чарада 9 уку йорты вәкилләре катнашты, шулар арасында Яшел Үзән машина төзелеше һәм мәгълүмати технологияләр институты, Яшел Үзән механика көллияте, Россия дәүләт гадел хөкем университеты, Казан тимер юл транспорты техникумы, Казан сәүдә-икътисад техникумы һәм башкалар..
Ярминкәгә 440 кеше килде. Халыкны эш белән тәэмин итү хезмәте белгечләре һөнәри юнәлеш бирү буенча консультация хезмәтләре күрсәтте.