Бүген, 20 февраль көнне Әлмәттә Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары вазифаларын башкаручы Светлана Лаптева җитәкчелегендә халыкны эш белән тәэмин итүдә ярдәм итү Координация комитетының киңәйтелгән утырышы узды.
Чарага шәһәр һәм район учреждениеләре, оешмалары һәм предприятиеләре җитәкчеләре һәм белгечләре, балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссия әгъзалары чакырылды.
Утырыш барышында инвалидларны һәм социаль яклауга аеруча мохтаҗ булган гражданнарны эш белән тәэмин итү, каникул һәм укудан буш вакытта балигъ булмаган гражданнарны эшкә урнаштыру мәсьәләләре каралды.