Шушы көннәрдә Зәй мәшгульлек үзәгендә «Гарантияле әңгәмә» дип аталган чара узды.
«ТЭСК» ҖЧҖ предприятиесе вәкилләре белән очрашуга эшсез һәм эш эзләүче гражданнар чакырылды.
Әңгәмә кысаларында эш бирүче претендентлар белән якыннанрак танышты, ә эш эзләүчеләр вакансияләр, эш шартлары, хезмәт өчен түләү турында белде.
Әңгәмә нәтиҗәләре буенча 2 кандидат алга таба эшкә урнаштыру өчен сайлап алынды.