Буа «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре ялгыз яшәүче өлкәннәрнең йорт яны территориясен җыештыруда ярдәм итте.
Акциядә катнашуга «Милосердие» волонтерлык төркеме дә кушылды.
Шулай итеп, иреклеләр көче белән өлкән яшьтәге гражданнарның йорт яны территориясе җыештырылды.