Чистай эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре шәһәрнең үзәк китапханәсендә өченче буын Университеты актив кулланучылары белән очрашты.
Үзәк белгечләре муниципаль районның халыкны эш белән тәэмин итү программа чараларын тормышка ашыру турында сөйләделәр.
Шулай ук пенсия яшендәге гражданнарга эш белән тәэмин итү үзәгендә эш эзләү буенча дәүләт хезмәтләре күрсәтү турында мәгълүмат бирелде.