Мөмкинлекләре чикле өлкән яшьтәге кешеләр мәдәни ял сәгате белән кызыксына. Нәкъ менә шуңа да музейда әлеге максатчан төркемгә юнәлтелгән күп чаралар тормышка ашырыла.
Менә бүген, 16 февраль көнне, туган якны өйрәнү музее үз ишекләрен ачты. Музей хезмәткәрләре презентация күрсәтте.
Соңыннан ветераннар Бөек Ватан сугышына багышланган күргәзмәдә булды.
Экскурсия вакытында өлкән кешеләр ата-бабаларыбызның тормышы, шәһәр тарихы белән танышты.