Бөгелмә «Ялкын» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында туган як музее хезмәткәрләре тәрбияләнүчеләр өчен «Кояшлы бәйрәм» оештырганнар. Балаларга бәйрәмнең тарихы, аның традицияләре һәм йолалары турында сөйләделәр.
Бөгелмә «Радуга» халыкны социаль тәэмин итү үзәгендә шулай ук, күңелле Май чабу бәйрәме узды.
«Веста» гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәге белгечләре волонтерлар белән берлектә бәйрәм чарасы оештырдылар.
Шундый ук чаралар Кама Аланы «Веста» үзәге, Арча «Өмет Чыганагы» тернәкләндерү үзәге, Минзәлә «Умырзая» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге, Баулы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе, Минзәлә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты, Лаеш «Алтын көз» үзәгендә узды.