Мамадыш «Забота» үзәге гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе социаль педагогы һәм психологы социаль–тернәкләндерү бүлеге базасында “Масленица Атнасы” дигән темага чара уздырды.
Эшчәнлекнең максаты – балигъ булмаган балаларны бәйрәмнең тарихы, аның традицияләре һәм гореф-гадәтләре белән таныштыру.
Чара процессында балалар бәйрәмнең символы – матрешка ясады. Психолог белән балалар практикум-тикшерү үтте.