«Асылташ» приюты карамагындагы балалар чираттагы һөнәри юнәлеш бирүче чарада катнашты

2018 елның 19 феврале, дүшәмбе

Яр Чаллы «Асылташ» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр КНИТУ-КАИ филиалында һөнәри юнәлеш бирүче экскурсиядә булып кайтты.

Балаларны һөнәри юнәлеш бирү һәм эшкә урнаштыру бүлеге начальнигы Лилия Талипова һәм 4 курс студентлары каршы алдылар. Шулай итеп, булачак инженер-конструктор Денис Тимофеев институт лабораториялары буенча экскурсия үткәрде. Информатика һәм исәпләү техникасы факультеты студентлары Артур һәм Андрей балалар белән уен үткәрделәр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International