Халыкның тормыш дәрәҗәсен арттыру, хезмәт, чит ил хезмәткәрләрен җәлеп итү мәсьәләләре буенча Республика комиссиясе катнашлыгы ярдәмендә эш бирүчеләр хезмәткәрләренә бурычларын кайтаруын дәвам итә.
Шулай итеп, Саба районы “Трансагро” ААҖ 79 хезмәткәренә 1523,3 мең сум, Кукмара районы «Агрофирма Тукай» ҖЧҖ 110 хезмәткәренә 500 мең, “Дружба” ҖЧҖ 221 хезмәткәренә 1000 мең сум, Яшел Үзән “Восход” ҖЧҖ 63 хезмәткәренә 233,5 мең сум күләмендә хезмәт хакы бурычын кайтарды.
Билгеләп үтик, вакытында хезмәт хакы түләмәүче оешмалар белән эшчәнлек дәвам итәчәк.