21 февраль көнне Түбән Кама эш белән тәэмин итү үзәгендә хәрби хезмәт эшеннән азат ителгән гражданнар өчен вакантлы эш урыннары ярминкәсе узачак.
Дәгъва кылучыларга инженер, токарь -карусельщик, 4 разрядлы шлифовщик, атучы, өлкән разведчик, взвод командиры һәм башка вакансияләр тәкъдим ителәчәк.
Чара 10.00 сәгатьтә Түбән Кама ш., ур. Бызова, д. 20а адресы буенча узачак.
Белешмәләр өчен телефон: 8 (8555) 42-68-00.