Казанлыларны вакантлы эш урыннары ярминкәсенә чакыралар

2018 елның 16 феврале, җомга

20-22 февральдә Казан шәһәре халыкны эш белән тәэмин итү хезмәте вакантлы эш урыннары ярминкәсе үткәрәчәк.

Ярминкә эшендә 20 шәһәр предприятиеләре вәкилләре катнашыр дип көтелә, алар арасында «Казан моторлар төзү җитештерү предприятиесе», «Казаноргсинтез», «Яңа гасыр» АҖ, «Нәфис - Биопродкут», «Регионара клиника-диагностика үзәге» ҖЧҖ, «Энергострой» һәм башкалар

Чара Казан ш., Оренбург тракты ур., 8 - «Казан Ярминкәсе» ААҖ (павильон № 3) адресы буенча узачак.

Белешмәләр өчен телефон 562-48-33. Барлык хезмәтләр бушлай бирелә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International