20 февраль көнне "Юность" МЙ концерт залында инвалидлар арасыннан “Обрети веру в себя” дигән иҗат коллективларының чыгышы узачак.
Шуны билгеләп үтәргә кирәк, “Обрети веру в себя” социаль проекты Россия Федерациясе Президентының 2017 елда гражданлык җәмгыятен үстерүгә грантлар бирү буенча конкурсның беренче этабында җиңүче булып чыкты.
Чара 17.30 сәгатьтә, Казан шәһ., Химиклар ур., 11 адресы буенча уздырылачак. Керү ирекле.