Минзәлә халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе социаль педагогы Ольга Бывальцева “Әфган сугышы кайтавазы» дип исемләнгән чара үткәрде.
Балаларга әлеге истәлекле көннең тарихы турында сөйләделәр.Шулай ук балалар өчен совет гаскәрләренең батырлыгы турында документаль фильм күрсәтелде.
Әлеге чараның максаты булып үсеп килүче буында гражданлык позициясе формалаштыру торды.