"Шәфкать" үзәгендә кинезотерапиянең төп элементлары каралды

2018 елның 16 феврале, җомга

Бүген Кукмара «Милосердие» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә дәвалау физик культурасы инструкторы Гөлчәчәк Шакирҗанова “Инновацион технология һәм кинезотерапия буенча элемент-күнегүләр” темасына «белгечләр Советы» үткәрде.

Чара барышында катнашучылар кинезотерапиянең төп элементларын карады һәм фикер алыштылар.

Шунысын да әйтергә кирәк, “Кинезотерапия” методикасы авыручының хәрәкәт функцияләрен аеруча нәтиҗәле торгыза, әйләнә-тирә мохит шартларына җайлаштыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International