Ватанга мәхәббәт һәм батырлык тәрбияләү максаты белән Кукмара«Милосердие» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Эхо Афгана» дигән темага әңгәмә узды.
Әңгәмә барышында балалар Әфганстандагы сугышта булган фаҗигале көннәр турында белделәр.
«Мондый чаралар балаларга үз Ватаныбызның тарихын белергә, патриотларын яратырга өйрәтә», - дип билгеләп үтте тәрбияче Илзирә Хәмидуллина.