Бөгелмә эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре авыр тормыш хәлендә калган гаиләләргә һөнәри юнәлеш бирүче хезмәтен күрсәтүне дәвам итә.
Әйтик, кичә психолог Көнчыгыш гомуми белем бирү мәктәбендә социаль куркыныч хәлдә булган сигезенче сыйныфта укучысына тест язу үткәрде.
Тест узганнан соң, психолог консультация бирде.
Шулай ук белгечләр укучына каникул вакытында эшкә урнашу мөмкинлеген дә караячак.