15 февральдә Тәтеш муниципаль районы «Барс» спорт-сәламәтләндерү комплексы базасында оешмалар арасында физкультура-спорт комплексы нормативлары тапшыру буенча район фестиваленең беренче этабы узды.
«Тәтеш балкышы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре социаль яклау бүлеге начальнигы Ольга Колсанова белән чарада катнашты.
Белгечләр барысы да бергә, тату һәм күңелле итеп физик әзерлеген күрсәтте.