14 февраль көнне өйгә барып социаль хезмәт күрсәту бүлекчәсе хезмәткәрләре Маргарита Васильева һәм Илһамия Сафиналар Зур Лызи 2 нче өлеш авылында карамактагы өлкәннәребез өчен Май чабу бәйрәмен билгеләп үттеләр. Өлкәннәр саф һавада коймак белән кайнар чәйләр эчеп, гармун белән борынгы җырларны җырлап, яшьлекләрен исләренә төшереп, җаннарына тынычлык алып, күңел күтәренкелеге белән таралыштылар.